+11 °С
Облачно
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
26 Октября 2022, 11:50

Табынга — бавырдан торт

Бавырдан әзерләнгән бу ризык тәмле дә, файдалы да була.

Табынга — бавырдан тортТабынга — бавырдан торт
Табынга — бавырдан торт

Мондый тортны әзерләү өчен 1 килограмм пешкән бавыр, 3-4 суган, 2-3 йомырка, ярты стакан сөт, кирәгенчә он, тоз, борыч, сарымсак һәм майонез кирәк булачак.

Пешкән бавыр белән суганны иттарткыч ашы чыгарабыз һәм шуңа йомырка, сөт, он, тоз, борыч кушып, яхшылап туглыйбыз. Ул куе коймак камыры кебек булырга тиеш.

Табага үсемлек мае салып, әзер куе массадан берничә коймак пешерәбез. Коймаклар матур килеп чыксын өчен һәркайсының өстенә тәлинкә куеп, кырыйларын тигез итеп кисеп алырга була. Алар суынгач, һәр катламына сарымсак кушылган майонез сөртеп, рәтләп өябез. Бу тортның өстенә туралган яшел укроп сибеп, ә астына яшел салат яфраклары җәйсәң, бигрәк тә матур күренә.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

 

Фото: honey-way.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас