Рассольник әзерләр өчен 0,5 килограмм арпа ярмасы (перловка), 3 килограмм кыяр, 1 килограм кишер, 1 килограмм суган, 500 миллилитр томат пастасы, 250 грамм шикәр комы, 250 грамм көнбагыш мае, 4 аш кашыгы тоз, 100 грамм уксус кирәк була.
Башта перловканы ярты сәгать чамасы пешереп алабыз, сөзәбез. Читкә куеп торабыз. Кыярны, кишерне һәм суганны турыйбыз да 40 минут үзләрен генә пешерәбез. Перловка, кыяр, кишер һәм суганга томат пастасы, тоз, шикәр комы, үсемлек мае салып янә 15 минут пешереп алабыз. Пешеп чыкканда гына аш серкәсе салабыз.
Стериальләштерелгән банкаларга салып, төреп, суынганчы тотабыз.
Кышын үз бакчаңда үскән яшелчәләрдән эшләнгән рассольник ашы бик тәмле була, дуслар!
Фото: maminakopilka.ru