

Май бәйрәмнәрендә, күмәк көч белән бакчада эшләгәннән соң, учакта ит кыздырып, гаилә белән ял итү традициясе күпләргә хас. Тәмле шашлыкның сере аның итендә генә түгел, маринадына да бәйле. Тавык итен тәмле итеп маринадлау рецептын сезнең белән дә бүлешәбез.
Кирәк булачак:
2 килограмм тавык ите
500 грамм суган
соя соусы – 100 мл
аджика – 2 аш кашыгы
тоз – 1,5 чәй калагы.
Итне барлык инггредиентлар белән яхшылап болгатып, 5-6 сәгатькә салкынча урынга куегыз. Иң яхшысы – төнгелеккә калдыру.
Мондый маринадта әзерләнгән ит бик тәмле була. Сез дә сынап карагыз әле, дуслар!
Автор фотосы.