+17 °С
Облачно
Журналга язылу

Кара карлыганнан кайнатма

Ул желе сыман куе була.

Кара карлыганнан кайнатмаКара карлыганнан кайнатма
Кара карлыганнан кайнатма

Кирәк булачак: 11 стакан карлыган, 14 стакан шикәр, 1 стакан су.

1 стакан суга 7 стакан шикәр салып яхшылап болгатабыз һәм сироп ясарга куябыз. Кайнап торган сиропка карлыганны салабыз да кайнап чыккач, талгын утта биш минут тотабыз һәм уттан алабыз. Аннары калган 7 стакан шикәрне салып, яхшылап болгатабыз.

Кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш салып, тимер капкач белән каплыйбыз.

Кышкы салкын көннәрдә җелесыман бик тәмле кайнатма белән чәй эчәрбез, дуслар!

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас