+14 °С
Ясно


Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе республика халкын алдагы көндә көчле томан булуы турында кисәтә.
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча идарә белгечләре фаразлавынча, 15 июньдә автомобиль юлларының аерым участокларында төнлә һәм иртән урыны белән томан булуы көтелә. Күрү мөмкинлегенең начараюы 500 метрдан һәм аннан да кимрәк булуы ихтимал.
Бу көнне явым-төшем көтелми. Җил үзгәрүчән талгын. Һава температурасы төнлә +8, +13, көндез +21, +26 градус.
Фото:riakursk.ru