

“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 23 октябрьдә, явым-төшем көтелми. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын. Көндез һава температурасы 0,+5 градус булачак.
Дүшәмбе, 24 октябрьдә, төнлә явым-төшемсез, көндез кыска вакытлы яңгырлар, көнчыгыш районнарда кар катыш яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан талгын, көндез урыны белән көчле булуы ихтимал. Термометр баганалары төнлә 0,-5, көндез +1,+6 күрсәтәчәк.
Сишәмбе, 25 октябрьдә, төнлә яңгыр явып узачак, көндез кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Урыны белән электр чыбыкларында һәм агачларда кар сырынтылары ятуы, төнлә һәм иртә белән бозлавык булуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан талгын. Төнлә һава температурасы +2, -3, көндез 0,+5 градус булачак.
Фото:kotsobaka.com