Июнь азагында кырау көтелә

Мондый хәлнең булганы бар идеме?

Июнь азагында кырау көтеләИюнь азагында кырау көтелә
Июнь азагында кырау көтелә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 24 июнь төнендә төньяк һәм таулы районнарда һавада һәм туфрак өстендә 0,-1° градус булуы ихтимал.

Иртәгә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемсез. Алмашынучан юнәлештәге җил талгын, көндез көчле. Һава температурасы төнлә +3,+8 градус, төньяк һәм таулы районнарда һавада һәм туфрак өстендә 0,-1 градус, көндез +16,+21 градус җылы булачак.

Автомобиль юлларының аерым участокларында томан булуы, төнлә һәм иртән 500-1000 метрдан күрү мөмкинлеге начар булуы көтелә.

 

Автор фотосы.

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас