Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
2 июнь 2022, 14:45

Балалар юлларда сак булсын!

Башкалада 12 яшьлек малайны машина бәрдергән...

Балалар юлларда сак булсын!
Балалар юлларда сак булсын!

Уфада “Daewoo Nexia” автомобиле водителе самокатта китеп барган 12 яшьлек малайны бәрдергән, дип хәбәр итә башкала буенча ЮХХДИ идарәсе.

Бу хәл кичә, 1 июнь көнне, 17:30 сәгатьтә башкаланың Ульяновлар урамыннан Шумавцов ягына килеп чыккан. Мәктәп укучысы юлны көйләнә торган җәяүлеләр кичүе аша чыгып барган.

Авария нәтиҗәсендә малайның аяк сынган. Аны дваханәгә китергәннәр, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң өенә озатканнар. Әлеге очрак буенча административ тикшерү бара.

Фото:ГИБДД Уфы

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас