Бүген Уфаның Киров урамында урнашкан төзелеп бетмәгән йорт янында 14 яшьлек кызның үле гәүдәсе табылган. Бу хакта Башкортстан Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Полиция мәгълүматлары буенча, сигезенче сыйныф укучысы йорт түбәсеннән егылып төшкән. Бу объектны халык арасында “үлем йорты” дип йөртәләр. Моңа кадәр биредә шундый берничә фаҗигале хәл булган иде.
Тикшерү бара, үсмернең үлеменә китергән барлык шартлар һәм сәбәпләр билгеләнә, материаллар төбәк буенча Тикшерү комитетына тапшырылган.
Фото: "Башинформ"