Элегрәк хәбәр итүебезчә, бүген төнлә Стәрлетамак районының Матвеевка авылында коточкыч фажига булган. Торак йортта янгын чыгып, тулы бер гаилә – әти-әниләре белән бергә биш бала янып үлгән.
Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына сылтама белән “Башинформ” хәбәр итүенчә, янгын чыккан төндә йортта җиде бала булган, аларның өчесе – үз балалары һәм дүртесе тәрбиягә алынган. Ике бала уллыкка алынган, икесен әле күптән түгел генә, октябрь аенда, опекага алганнар, алар тумышлары белән Иваново өлкәсеннән булган.
“Тәрбиягә алынган дүрт баланың да инвалидлыгы бар. Гаиләнең балигъ булган тагын ике баласы бар, алар әти-әнисеннән аерым яши, фаҗига вакытында өйдә булмаганнар. Гаилә имин саналган, йортта янгын хәбәрчеләре куелган. Фаҗига алдыннан, 15 ноябрьдә, опека һәм попечительлек органнары белгечләре алар янына килеп, балаларның яшәү шартларын тикшергәннәр. Белгечләр раславынча, балалар өчен барлык яшәү шартлары тудырылган, йортта газ, электр бар, янгынга каршы хәвефсезлек буенча әңгәмә уздырылган", - дип аңлаттылар министрлыкта.
Билгеле булуынча, 2017 елда туган игезәкләр исән калган, алар ир белән хатынның үз балалары булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, сабыйларны 25 яшьлек туганнары алган.
“Хәзер балалар якын арада опекага тапшырылачак туганнарында. Янгын урынында оператив төркем эшли, янгынның сәбәпләре ачыклана. Фаҗиганең барлык шартлары ачыклангач, тулырак мәгълүмат биреләчәк”, — дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Фото: МЧС по РБ