“КП-Уфа” басмасы хәбәр итүенчә, 18 март кичендә Иглин авылында ике малай ишегалдында индеецлар булып уйнаган. Балалар башта шалаш төзегәннәр, аннары учак яндырып, ут аша сикерергә уйлаганнар. Кем ераккарак сикерә, янәсе. Кызганычка каршы, малайларның 8 яшьлеге учакка егыла. Әти-әнисе баланың кычкырган тавышына йөгереп чыга. Ашыгыч ярдәм табиблары малайны Уфаның 18нче дәваханәсенә, пешүләр бүлегенә китерә. Хәзерге вакытта бала реанимациядә. Табиблар аның башы, муены, гәүдәсе, аякларының I, II, III дәрәҗәдәге пешүләр алуын билгеләгән..
"Пациентның хәле тотрыклы, ләкин авыр. Операциягә әзерлиләр”, - дип белдергәннәр республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Әти-әниләр, балаларга учак ягып, ут белән уйнауның хәвефле булуын, фаҗигале тәмамланырга мөмкин икәнлеген аңлатырга кирәк. Игътибарлы, сак булыгыз, аңлату эшләрен алдан алып барыгыз.
Фото:pro-dachnikov.com