Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
29 март 2023, 11:40

Нигә шунда “бишле” сорамаган?!

5нче сыйныф укучысы укытучыларын куркытмакчы булган.  

Нигә шунда “бишле” сорамаган?!
Нигә шунда “бишле” сорамаган?!

Түбән Новгородта бишенче сыйныф укучысы үзен мәктәп янындагы баганага чылбыр белән богаулап, укытучылардан кәнфит таләп итә. Бу хакта “NiMash” телеграм-каналы яза.

Чыганак мәгълүматлары буенча, бу хәл җомга, 24 мартта булган. Үз-үзен чылбырлар белән богаулаган үсмерне полиция хезмәткәрләре генә алган. Моңа кадәр аны 20 минут дәвамында укытучысы һәм дәү әнисе үгетләгән.

Билгеле булуынча, малай еш кына сугыша һәм башкаларның әйберләрен вата икән. Бервакыт ул мәктәп телевизорларын ваткан.

Нәтиҗәдә, начар тәртибе аркасында бишенче сыйныф укучысын балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекциягә исәпкә куйганнар, ә агымдагы елның гыйнварыннан өйдә укытуга күчергәннәр. Әмма үсмер үз теләге белән мәктәпкә килеп, тәртип бозуын дәвам итә.

 

Фото:kartoteka.io

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас