Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
8 июль 2023, 12:00

Басуларда селфи ясарга ашыкмагыз!

“Роспотребнадзор” белгече моның куркынычы турында кисәтте.

Басуларда селфи ясарга ашыкмагыз!
Басуларда селфи ясарга ашыкмагыз!

“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Анна Казак “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республикада геморрагик бизгәк белән авырчылар  күп булган районнарны атады.

"Благовещен, Уфа, Ярмәкәй, Мишкә һәм Дәүләкән районнарында, шулай ук Октябрьский шәһәрендә уртача республика күрсәткечләреннән 2 тапкырга артыграк булуын теркәп барабыз. Агымдагы елның 6 аенда тычкан чире белән авыруның 616 очрагы теркәлгән, бу узган елның шул ук чорыннан 1,4 тапкыр югарырак һәм 100 мең кешегә уртача күпьеллык күрсәткечләрдән 2,3 тапкыр күбрәк”, — ди ведомство җитәкчеләре.

Иң күп авыручылар медицина учреждениеләренә гыйнвар аенда мөрәҗәгать иткән — 399 кеше. Шул ук вакытта 17 яшькә кадәрге балалар арасында авыру очраклары да арткан. Анна Казак җиткергән мәгълүматлар буенча, геморрагик бизгәк белән республикада 32 бала авырган.

"Кешеләр бик теләп печәнлектә, ромашка басуларында фотога төшә һәм селфи ясый, матур кадрлар булдыру өчен яфракларны һавага ташлый— болар барысы да бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән авыру куркынычы тудыра, чөнки мондый урыннарда авыру тычканнар калдыкларын калдыра”, — дип кисәтте Анна Казак.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас