Белоретта балаларны суга батканда коткарган ир-егет стационарда ята. Аның исеме – Руслан Аплаев. Шулай ук малайлар да дәваханәдә. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында Белорет районы хакимияте башлыгы Андрей Иванюта язган.
Хәбәр итүебезчә, кичә кич өч малай шәһәр күлендәге бозга чыккан, аларның икесе астында боз ярыла һәм алар суга егылып төшә. Бәхеткә, янәшәдә кешеләр була. Аларның берсе – Руслан исемле егет ярдәмгә ташлана.
“Ул шунда ук ярдәмгә ташлана, 17.49 да коткару хезмәтенә шалтыратырга өлгерә, суга сикерә һәм коткаручылар килгәнче балаларны тотып тора. Ун минут эчендә алар килеп җитә, коткару операциясен уңышлы башкара. Хәзерге вакытта балалар һәм аларны коткаручы Белорет кешесе Руслан Аплаев Белорет дәваханәсе стационарында. Аларның гомерләре куркыныч астында түгел. Руслан Леонидовичка батырлыгы, балаларны коткаруы өчен рәхмәт белдерәм! Малайларның Белоретта яшәве билгеле, алар үз белдекләре белән бозга чыкканнар, әти-әниләре бу хакта белмәгәннәр. Бу шаяру түгел! Боз йомшак, кешеләрне күтәрә алмый! Хәзер иң куркыныч вакыт, балаларыгызны үлем куркынычы турында кисәтегез!” – дип язган Андрей Иванюта.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте