Якшәмбе иртәсендә Мәскәүдә 39 яшьлек ир коточкыч гамәлләр кылган. Ул хатынын һәм кечкенә баласын 16 кат тәрәзәсеннән ташлаган. Бу хакта “Известия” басмасы хәбәр итә.
Шуннан соң да туктамаган әле, фатирдагы әйберләрне асфальтка ташлавын дәвам иткән. Ишекне ачмагач, оперативникларга фатирга бәреп керергә туры килгән. Ирне кулга алганнар.
1988 елгы хатын-кыз һәм 2023 елгы малай ашыгыч ярдәм табиблары килгәнче үлгән.
Шаһитлар сүзләренчә, коточкыч хәл алдыннан гаиләдә тавыш-кычкырыш булган.
Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.
Фото: Мәскәү шәһәре прокуратурасы