+15 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
17 Ноября 2024, 13:00

Ике машинада да балалар булган

Бүген коточкыч юл фаҗигасендә янә бер гомер өзелгән.

Ике машинада да балалар булганИке машинада да балалар булган
Ике машинада да балалар булган

Бүген Белорет районында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе булган. Бер кеше авария урынында үлгән, дүртесе, шул исәптән өч бала җәрәхәтләнгән.

Стәрлетамак-Белорет-Магнитогорск автомобиль юлының 194нче чакрымында ике җиңел автомобиль бәрелешкән: Toyota RAV4 һәм Hyundai Elantra.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә,  юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бер кеше үлгән, дүрт кеше зыян күргән, шуларның өчесе – 8, 10 һәм 13 яшьлек балалар. Зыян күрүчеләрне автомобильләрдән чыгарганнар, урында беренче ярдәм күрсәтеп, дәваханәгә озатканнар.

Юл-транспорт фаҗигасенең шартлары ачыклана. Урында ДАИ хезмәткәрләре эшли.

МЧС хезмәткәрләре водительләрне кисәтә:

-маневрның хәвефсез булуына ышанмыйча узып китмә,

-тизлек режимын сакла,

-каешларны эләктер, бу синең һәм якыннарыңның гомерен саклап калыр.

 

Фото: МЧС по РБ

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас