Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
4 апрель 2025, 12:00

Әниләргә дә каникуллар кирәк!

Белгечләрдән ун киңәшнең берничәсе генә булса да сезгә файда китерер дигән теләктәбез.

Әниләргә дә каникуллар кирәк!
Әниләргә дә каникуллар кирәк!

Әниләребез арасында үзләрен тулысынча гаиләгә багышлаучылар аз түгел. Озайлы декрет ялында булган хатын-кызларыбыз да күп. Сер түгел, кайвакыт өй, гаилә мәшәкатьләре белән генә яшәү шулкадәр ялкыта. Мондый күренеш еш кына кәефтә чагыла, хроник арыганлык, хәлсезлек барлыкка килә, хәтта депрессия башланырга мөмкин. 

Белгечләрдән ун киңәшнең берничәсе генә булса да сезгә файда китерер дигән теләктәбез.

Тормышыгыз дүрт стена эчендә генә кайнамасын. Вакыт табып, аннан урамга ешрак чыгарга кирәк. Табигатьтә ял итәргә, күптән очрашмаган ахирәткә, туганнарга кунакка барырга, тау, чаңгы шуарга. Кечкенә балалар өйдән чыкмас өчен сәбәп түгел. Хәзер бик уңайлы эргорюкзакларга кадәр сатыла.

Сез Бразилия сериалларындагы Изаура түгел. Кайвакыт, бик арыганда, табак-савыт төнгелеккә өелеп калырга да мөмкин бит. Ваннада ял итегез яисә китап укыгыз, фильм карагыз. Ә иртән яхшы кәеф белән кичтән эшләнеп бетмәгәннәргә тотынырга була.

Иртәгезне зарядка ясаудан башлагыз. 30 минутлык хәрәкәт көн буена җитәрлек энергия бирә. Ялкауланмаска гына кирәк.

Өйдәге эшләрне гаилә әгъзаларына да бүлеп бирергә өйрәнегез. Кул арасына керә башлаган балалар тузан да сөртә, келәмне дә тазарта, табак-савыт та юа, кибеткә дә барып килә ала.

Үзегезгә нәрсә дә булса сатып алуны гадәткә кертегез. Ниндидер вак-төяк булса да ярый, иң мөһиме ­­– үзегез өчен. Яңа кием хатын-кызның кәефен күтәрә, шуны онытмагыз.

Үзегезгә кызык булган, кулыгыздан килгән шөгыль табарга тырышыгыз. Ул акча да китерә торган булса, тагын да яхшырак. Әйтик, алкалар-брошкалар ясарга, бәйләргә, чигәргә мөмкин.

Йокы туярга тиеш. Бу – сәламәтлек өчен бик мөһим. Кул балагыз йоклап китү белән дөбер-шатыр идән юарга димәгән! Янына ятып, сез дә рәхәтләнеп йоклап алыгыз. Эш беркайчан да качмый!

Күбрәк кешеләр белән аралашырга тырышыгыз. Балалар мәйданчыгында, паркта, поликлиникада. Әнә шунда кызыксынуларыгыз туры килгән кешеләр очрап куя.

Тормышыгызга күбрәк уңай эмоцияләр, шатлыклар кертергә тырышыгыз. Интернеттан, телевизордан начар мәгълүмат уку-тыңлауны, шул хәлләргә шаккатып, көн дәвамында башыгызда “кайнатып” йөртүне туктатыгыз.

Монысы инде иң мөһиме: үзегезне ихтирам итегез, яратыгыз. Әнә шул чакта якын-тирәдәгеләр дә сезгә икенче төрле карый башлаячак. Уңып беткән күлмәкләрне, хан заманындагы бизәнгечләрне чүплеккә ташлагыз. Кыскасы, үзегез өчен дә яши башлагыз!

Автор фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас