Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
12 июль 2025, 18:00

Көчле агымлы елгада хәвеф бар!

Талкас күлендә 35 яшьлек хатын һәм өч бала бәлагә тарыган.

Көчле агымлы елгада хәвеф бар!
Көчле агымлы елгада хәвеф бар!

Бүген, 12 июльдә, коткаручылар Баймак районында, Талкас күле уртасында, бәлагә тарыган 35 яшьлек хатынга һәм 11-12 яшьлек өч балага ярдәм күрсәткән.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, көчле дулкын аркасында йөзү чарасы аларны ярдан еракка алып киткән. Хатын һәм балалар, агымга каршы тора алмагач, ярдәмгә чакыра башлаганнар.

Бәхеткә, барысы яхшы тәмамланган. Урынга кизү торучы коткаручылар килеп җиткән һәм сапбордтагы кешеләрне ярга чыгарган.

 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас