Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
22 февраль , 08:10

Кыш дип тә тормыйлар...

12 яшьлек баланы руль артына утырткан әти-әнисе нәрсә уйлаган?!

Кыш дип тә тормыйлар...
Кыш дип тә тормыйлар...

Стәрлетамак районында 12 яшьлек малайны квадроцикл руле артында туктатканнар. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясе начальнигы Владимир Севастьянов социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Балигъ булмаган баланы идарә итүдән читләштергәннәр, ә урынга әтисен чакыртканнар. Малайның әти-әнисенә карата административ беркетмә төзелгән.

Административ материалларны рәсмиләштерү вакытында әти кеше үзен тыныч тоткан. Ә инде квадроциклны эвакуацияләүләре турында ишеткәч, ул транспортны алып китмәкче була. Инспектор белән сөйләшкәннән соң, ир тынычланган. Квадроциклны махсус штрафстоянкага урнаштырганнар.

"Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызны куркыныч астына куймагыз! Аларга транспорт чаралары белән идарә итәргә рөхсәт итмәгез!" - дип мөрәҗәгать иткән ведомство җитәкчесе.

 

Фото: ДАИ матбугат хезмәте

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас