Башкаланың Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе балалар хирурглары магнит шарларын йоткан баланы коткарган.
10 яшьлек кызны медицина учреждениесенә бик каты эч авыртуы белән китергәннәр. Ачыклануынча, бер атна алдан бала 7 магнит шары йоткан. Әти-әнисе, яхшыга өметләнеп, аларның табигый юл белән чыгуын көткән. Әмма бер-ике көннән организмга тагын берничә шундый ук куркыныч шар эләккән.
Дәваханәдә табиблар баланың ашкайнату трактында 12 магнит тапкан. Мондый магнитлар эчәклекнең өлешләрендә бер-берсенә тартылып, тукымаларда некроз, перфорация һәм үлем куркынычы булган перитонит китереп чыгарырга мөмкин.
Хирурглар ашыгыч операция ясап, авыр катлаулануларны булдырмый калган, магнитларны алганнар.
Әти-әниләр, магнит – ул уенчык түгел, бала сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудыра. Сак булыгыз, мондый предметларны, уенчыкларны сабый кулы җитмәслек урынга алып куегыз.
Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте