Калуга өлкәсенең Стрелковка авылында монумент янында гендер-пати уздырган гаиләгә җинаять эше кузгатканнар. Бу хакта «Риа Новости» хәбәр итә.
33 яшьлек Андрей һәм аның 29 яшьлек авырлы хатыны Надежда, ике уллары белән бергә, полководец Маршал Жуков мемориалы янында туачак баланың җенесен билгеләргә уйлаганнар. Һавага зәңгәр буяу белән ике баллон чәчрәткәннәр, аның бер өлеше постаментка эләккән.
Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, гаиләгә Бөек Ватан сугышы чорында Ватанны яисә аның мәнфәгатьләрен саклаган затларга багышланган мемориаль корылмаларны мәсхәрә итү турындагы мәддә буенча җинаять эше кузгатканнар. Өченчегә сабый көтүче гаилә моны начар ният белән эшләмәүләрен аңлаткан.
Шуңа карамастан, тикшерү дәвам итә. Гаиләгә ике миллион сумга кадәр штраф яный.
Мондый чаралар үткәргәндә уйлап эшләргә кирәк шул...
Фото: Mash телеграм каналы