Кибеттә дә, даруханәдә дә рәхәтләнеп туздырган

Урамда банк картасы тапкан хатын суд каршына басачак.

Кибеттә дә, даруханәдә дә рәхәтләнеп туздырганКибеттә дә, даруханәдә дә рәхәтләнеп туздырган
Кибеттә дә, даруханәдә дә рәхәтләнеп туздырган

Уфада яшәүче хатын чит кешенең картасын тапкан һәм андагы акчаны кибеттә туздырган.

Русия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсенә Уфада яшәүче хатыннан банк картасыннан акча урлаулары турында гариза килгән. Ул банкның мобиль кушымтасына кергәч, акча юклыгын ачыклаган. Операцияләр тарихын карап чыккач, картасыннан кемнеңдер файдалануын аңлаган. Зыянның гомум суммасы якынча 17 мең сум тәшкил иткән.

Оператив-эзләү чаралары барышында сатып алулар башкарылган сәүдә нокталары ачыкланган. Тиздән шикләнелүче дә кулга алына. Ул 40 яшьлек хатын булып чыккан. Ул үз гаебен таныган һәм банк картасын тапканлыгын сөйләгән, ләкин аның хуҗасын табарга бернинди омтылышлар да ясамаган. Моның урынына ул даруханәләрдә һәм азык-төлек кибетләрендә 34 тапкыр сатып алу башкарып, чит акчаларны туздырган. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

Автор фотосы.

 

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас