

Кайвакыт шулай була: дару ярдәм итми. Моның сәбәбе аны нәрсә белән эчүгә дә бәйле булырга мөмкин, дип кисәтә белгеч.
Терапевт Андрей Кондрахин "Абзац" басмасына интервьюсында даруларны эчү өчен газлы су куллану аның нәтиҗәлелеген җитди киметергә мөмкин, дип белдерде. Иң хәвефсез һәм ышанычлы ысул – гади эчә торган су. Югыйсә даруның тәэсире бөтенләй булмау куркынычы бар.
"Газ куыклары дару төймәсенә ашказанында эрергә, үзләштерелергә комачаулый. Углекислый газ кислоталылыкны арттыра, бу кайбер даруларны вакытыннан алда "җимерергә" мөмкин", - дип аңлата табиб.
Кондрахин белдерүенчә, чәй, кофе, сутлар, компотлар һәм башка эчемлекләрдә химик кушылмалар, үсемлек экстрактлары һәм тозлар бар, алар дару компонентлары белән үзара реакциягә керергә мөмкин. Бу даруның эрүен тизләтә яки акрынайта, шулай ук тәэсир итүче матдәнең бүленеп чыгуына комачауларга да мөмкин. Дарулар нәкъ гади су белән эчу өчен эшләнгән, ди табиб.
Автор фотосы.