+15 °С
Облачно
Журналга язылу

Баш мие өчен бик начар!

Үсмер балагызның кулында бу ике ризыкны бик еш күрсәгез, чаң сугыгыз.

Баш мие өчен бик начар!Баш мие өчен бик начар!
Баш мие өчен бик начар!

Табиб чипсларның һәм газлы эчемлекләрнең баш миенә куркыныч булуы турында кисәтте. Бу хакта «Известия» гәзите белән әңгәмәдә табиб-невролог Ольга Бутенко сөйләгән.

Эксперт аңлатуынча, чипсылар һәм газлы эчемлекләр баш миенә тиз арада зыян китерми. Әмма рационда мондый ризыкның даими булуы, чыннан да, сәламәтлеккә, бигрәк тә балаларга һәм үсмерләргә зыян китерергә мөмкин.

"Әгәр чипсылар пачкасы рационда көн саен барлыкка килә икән, бу инде туклану гадәтенә кергән. Ультраэшкәртелгән продуктларны күп куллануның  баш мие эшчәнлегенә, интеллектуаль сәламәтлеккә начар йогынтысын күрсәтүче заманча тикшеренүләр бар”, — дип кисәтә табиб.

Аның сүзләренчә, мондый ризыкларның составында аксым, витаминнар һәм клетчатка аз, аның каравы, тоз, май һәм калория артык күп күләмдә.

Моннан тыш, көчле термик эшкәртү шартларында чипсыларда акриламид барлыкка килә. Бу матдә нейротоксин һәм канцероген булып тора.

Невролог ассызыклаганча, татлы газлы эчемлекләр шикәрнең югары булуы аркасында куркыныч. Аны еш куллану кандагы глюкозаның кискен сикерешенә сәбәпче була, шуның аркасында кеше башта энергия ташкынын сизә, ә соңыннан арыганлык, ярсучанлык һәм һәрвакыт баллы әйбер ашарга теләү кебек симптомнар белән очраша.

Рационда даими рәвештә татлы газировка булу нәтиҗәсендә матдәләр алмашынуы зыян күрә башлый, шулай ук артык авырлык, кан тамырлары бозылу һәм инсулинга каршы торучанлык кебек куркынычы арта.

Табиб билгеләвенчә, мондый туклануның беренче тискәре билгеләре –  тиз ару, игътибарны туплый алмау, йокымсырау, ярсучанлык, эшкә сәләтлелекнең кимүе һәм татлы әйберләргә артык тартылу.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас