

"Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, Әбҗәлил районы территориясендә Чиләбе предприятиесенең балалар лагере урнашкан. Анда күрше өлкәдән бер төркем балалар килгән. 16 балигъ булмаган бала ашаганнан соң агуланган.
Әлеге очрак буенчаТикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсенең Межгорье тикшерү бүлеге “Хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, күрсәтелә торган хезмәтләрнең закон тарафыннан санитария таләпләренә һәм нормаларына туры килү-килмәвен билгеләү өчен комплекслы тикшерү эшләре алып барыла.
Моннан тыш, “Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, 20 майда белгечләр санитар-эпидемиологик тикшерү уздыру өчен "Уральские зори" лагерена килгәннәр. Сәбәбе – балаларның төркем белән авыруы. Идарә эпидемиологлары медицина хезмәткәрләре белән бергә ял итүчеләрне караганнар. 16 авыру бала барлыгын ачыклаганнар, аларның хәле канәгатьләнерлек. Калган балалар медицина күзәтүе астында.
“Гигиена һәм эпидемиология үзәге базасында авырулардан һәм персоналдан биологик материаллар, шулай ук азык-төлек продукциясе, чимал һәм юу пробалары буенча лаборатор тикшеренүләр үткәрелә. Объектның санитар торышы тикшерелде. Эпидемиологик тикшерү һәм эпидемиягә каршы чаралар дәвам итә. Инфекция таралу куркынычы юк", - дип белдерделәр ведомствода.
Фото:“Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе матбугат хезмәте