+13 °С
Дождь
Журналга язылу

Интернаттан дәва эзләмәгез!

Бала авырып китсә, кайбер әниләр үзләренә педиатр ролен ала.

Интернаттан дәва эзләмәгез!Интернаттан дәва эзләмәгез!
Интернаттан дәва эзләмәгез!

Ашыгып Интернеттан дәвалау ысуллары эзләү яисә халык медицинасы киңәшләренә таяну еш кына җитди хаталарга китерә. Даруларның дозасын дөрес кулланмау, ярамаган препаратлар эчерү җитди авырулар вакытында — вакытны әрәм итү генә.  “Росгосстрах Жизнь” эксперты Гөлнара Орлова “Известия” басмасына ни өчен беренче симптомнар вакытында табиблар ролен үз өстеңә алмаска, кичекмәстән медикларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатты.

"Балаларда авыруның бер үк билгесе төрле сәбәпләр аркасында булырга мөмкин. Әйтик, ютәл – вируслы инфекция, аллергия яисә бронхоспазм вакытында була. Өйдәге “дәвалау тәҗрибәләре” авыру картинасын үзгәртә һәм табибка хәлне бәяләү, диагнозны дөрес кую катлаулаша. Дөрес беренче адым — балада авыруның клиник картинасының барлык күренешләрен күзәтү һәм теркәү”, - дип билгели Орлова.

Моннан тыш, ул балалар организмының даруларны төрлечә үзләштерүенә һәм препаратларның дозировкасына, формасына аерым игътибар итәргә чакыра. Мәсәлән, вируслы авырулар вакытында антибиотиклар куллану бөтенләй файдасыз, ә дозасы балигъ булмаган баланың авырлыгына туры килергә тиеш. Табиб килгәнче, баланы саф һава, җылы эчемлек һәм тыныч режим белән тәэмин итәргә кирәк, ди белгеч. Авыр итеп сулау, косу, көзән җыеру яисә югары температура кебек хәвефле симптомнар очрагында кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.

"Балалар аптечкасын өлкәннәрнекеннән аерым сакларга кирәк. Бала өчен уңайлы формада температураны төшерүче препаратлар, яраларны эшкәртү чаралары, термометр, шприц-дозаторлар. Яраклылык вакытын һәм инструкцияләрне даими тикшерегез, универсаль порошоклардан сакланыгыз. Ярдәм алу мөмкинлеген алдан ук уйлап куегыз: якындагы балалар клиникасының адресын, табиб чакырту өчен телефон номерларын, тәүлек буе эшли торган белгечләрне ачыклагыз — бигрәк тә сәфәрләр яисә актив дәресләр планлаштырылганда. Бу саклану гына түгел, сез булган урында тиз арада квалификацияле ярдәм алу ысулы да", - дип йомгаклаган сүзен Орлова.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас