

Иглин районында ГАИ хезмәткәрләре балигъ булмаганнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуны булдырмый калган. “Не рули, малай!" профилактик акциясе кысаларында инспекторларның игътибарын мәктәпнең сигезенче сыйныфында белем алучы ике укучысы җәлеп иткән.
Ачыклануынча, үсмерләрнең берсе “Альфа” мопеды белән идарә иткән, шул ук вакытта ватык квадроциклда булган иптәшен буксирга алган. Хәрәкәт итүнең мондый ысулы балалар гомеренә һәм сәламәтлегенә зур куркыныч тудыра, дип билгеләделәр ДАИ матбугат хезмәтендә.
Әлеге очрак буенча түбәндәге чаралар күрелгән:
Мопед йөртүченең әнисенә карата “Транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган затка идарә итүне тапшыру" мәддәсе буенча административ беркетмә төзелгән.
Үсмерләр тоткарланган урынга балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә хезмәткәре килгән. “Ата-аналарның балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәве” мәддәсе буенча ата-аналарны җаваплылыкка тарттыру мәсьәләсе хәл ителә.
Ике транспорт чарасын да махсус тукталышка урнаштырганнар.
Фото:ДАИ матбугат хезмәте