+25 °С
Облачно
Журналга язылу

Бала төелеп, зәңгәрләнә башласа...

Ашыгыч ярдәм килгәнче башкарыласы төп кагыйдәләр һәрвакыт исегездә булсын.

Бала төелеп, зәңгәрләнә башласа...Бала төелеп, зәңгәрләнә башласа...
Бала төелеп, зәңгәрләнә башласа...

Балага төелгән очракта истерика бирелмичә, берничә Бер яшькә кадәрге балаларның калак сөякләре арасына уч кабыргасы белән биш тапкыр сугарга, ә өлкәнрәк балаларда — Геймлих алымын кулланырга кирәк, дип сөйләгән “Газета.Ru" басмасына Пирогов университетының Балалар анестезиологиясе һәм интенсив терапия кафедрасы ассистенты Динар Хәлиуллин.

"Бер яшькә кадәрге балалар өчен кагыйдәләр шундый: баланың башы гәүдәдән түбән булсын өчен, йөзтүбән беләгегезгә куегыз. Муенын һәм башын тотыгыз. Аннары буш кулыгызның уч кабыргасы белән калак сөякләре арасына кискен итеп биш тапкыр сугыгыз. Әгәр чит предмет чыкмаса, башын гәүдәсеннән түбән тотып, баланы аркасына әйләндерегез. Ике бармак (күрсәткеч һәм урта бармак) белән күкрәк читлегенең үзәк өлешенә биш басым ясагыз. Басым тирәнлеге – 2,5-3 см", - дип аңлатты табиб.

Бер яшьтән өлкәнрәк балалар өчен Геймлих алымын кулланырга кирәк.

"Моның өчен баланың артына басыгыз һәм биленнән кулларыгыз белән кочаклагыз, бер кулыгызны йодрыкка кысыгыз һәм аны бала кендегеннән 2-4 см югарырак куеп, икенче кулыгыз йодрыгыгызны кысып тотарга кирәк. Аннары куллар белән корсагына , эчкә һәм өскә таба юнәлештә (күтәрү имитациясе ясыйбыз,) сак кына кискен басым ясап алыгыз. Бу алымны бала сулый башлаганчы яисә ашыгыч ярдәм килгәнче дәвам итегез. Геймлих алымын эчке органнарның имгәтү куркынычы югары булу сәбәпле бер яшьтән кечерәк балаларга кулланырга ярамый", - дип кисәтте Динар Хәлиуллин.

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас