+22 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
19 Августа , 02:00

Сабый белән – ерак сәфәргә...

Кечкенә балалар белән ерак юлга чыга башлау өчен уңайлы вакыт кайчан башлана?

Сабый белән – ерак сәфәргә...Сабый белән – ерак сәфәргә...
Сабый белән – ерак сәфәргә...

Ата-аналар еш кына яңа туган балалар белән ерак сәяхәтләргә чыга. Бу бала сәламәтлегенә зыян китерми, әмма сәфәргә чыга башлау өчен уңайлы вакыт өч яшьтән башлана. Бу хакта “Гемотест” лабораториясе табиб-педиатры Надежда Альмасри “Газета. Ru” басмасына сөйләгән.

"Өч яшьтә баланың иммун системасы тулысынча эшли башлый, инфекцияләргә һәм башка патологияләргә яхшырак каршы тора ала. Балалар кеше арасында булуга шактый күнеккән һәм ял итүдән ләззәт ала”, - дип билгели эксперт.

Кечкенә бала өчен өчен иң уңайлы һәм хәвефсез транспорт – ул поезд. Вагонда бала ята да, йөри дә ала, шул ук вакытта атмосфера басымының үзгәрешләрен кичерми, дип аңлатты табиб.

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас