

Учалы шәһәрендә үсмер питбайкта баганага килеп бәрелгән. Ул авыр хәлдә, үсмернең гомере өчен табиблар көрәшә. Бу хакта Учалы районы башлыгы Руслан Гыйләҗетдинов социаль челтәрләрлдә хәбәр итте.
Район җитәкчесе ата-аналарга балигъ булмаган балага питбайк сатып алуның җинаять җаваплылыгына китерергә мөмкин булуын искәртте.
"Закон ата-аналарны җәзалау өчен барлыкка килмәде. Бу дистәләгән балаларны күмгәннән соң җан авазы. Барысы да аңлады: үгетләү эшләми. Җаваплылык кына эшли. Бу куркыту түгел. Бу безнең уртак бәлабез. Бәхетле бала – иртәгә исән булган бала", - диде Гыйләҗетдинов.
Фото: Башинформ