+19 °С
Облачно
Журналга язылу

Басма турында

"Әллүки" республика балалар журналы 2004 елның гыйнвар аеннан чыга. Басманың иң беренче гамәлгә куючысы "Кызыл таң" иҗтимагый-сәяси гәзите редакциясе булды. Бүгенге көндә журналны гамәлгә ашыручылар - Башкортстан Республикасының матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, "Республика Башкортостан" Нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе.  Журнал аена бер тапкыр чыга. Ул мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен тәгаенләнгән. "Әллүки" журналы Халыкара һөнәри күргәзмәдә ике тапкыр "Матбугатның алтын фонды" Мактау билгесе белән бүләкләнде. 2014 елда басма Казан шәһәрендә үткән IV Бөтенрусия журналистлары һәм массакүләм матбугат чаралары бәйгесендә  "Балалар өчен иң яхшы журналистик материал" номинациясендә җиңү яулады һәм диплом белән бүләкләнде. Шулай ук "Тылсымлы сүз - 20015" Бөтенрусия балалар матбугаты конкурсында "Иң яхшы балалар журналы" номинациясен җиңүчесе булды.

"Әллүки" яшь укучылар өчен күптөрле кызыклы рубрикалар тәкъдим итә. Мәсәлән, "Нәни йолдызлар" рубрикасы укучыларны республикабыздагы талантлы балалар - спортчылар, җырчылар, биючеләр, уку алдынгылары белән таныштыра. Нәни йолдызның фотосы басманың тышлыгында, аның турында мәкалә эчке биттә урын ала.  "Әллүки"нең һәр санында республикабыз мәктәпләре, балалар бакчаларыннан репортажлар урын ала. Балаларның фикерләү сәләтен, игътибарын арттыру, хәтерен яхшырту максатыннан "Күңелле дәрес", "Башваткычлар илендә", "Үзем дә булдырам" рубрикалары бик отышлы.  Басманың һәр санында кроссвордлар, сканвордлар, ребуслар урын ала. Классик һәм заманча авторларның хикәяләре, дөнья халыкларының әкиятләре тәкъдим ителә.  Шулай ук "Әллүки"дә балалар өчен күптөрле бәйгеләр, конкурслар, мәктәп укучылары белән кызыклы очрашулар.